Россия тарихында беренче тапкыр махсус хәрби операция катнашучылары арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионаты Казанда уза. Катнашучылар - сугышчылар гына түгел, ә сынмаслык ихтыяр һәм рухи көч үрнәге. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Телеграм-каналында белдерде.
"Катнашучылар безгә бөтен илдән килде. Алар чын сугышчылар һәм сынмаслык ихтыяр үрнәге ", - дип билгеләде Миңнеханов.
Рәис билгеләп үткәнчә, чемпионатны уздыру Россия Президенты Владимир Путин ярдәме белән мөмкин булды. Катнашучылар 15 профессиональ компетенция буенча үз осталыкларын күрсәтә.
Чемпионатның төп бурычларының берсе, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, стажировкалар һәм катнашучыларны илнең әйдәп баручы оешмаларына алга таба эшкә урнаштыру өчен мөмкинлекләр тудыру.