Дәүләт Думасы депутатлары яңа уку елы алдыннан укучыларның ата-аналарының берсенә еллык түләүне күздә тоткан закон проектын эшләде. Түләү күләме яшәү минимумы дәрәҗәсендә билгеләргә тәкъдим ителә. Документ инде хөкүмәткә бәяләнергә җибәрелгән.
Инициатива авторлары булып төрле фракцияләрдән депутатлар чыгыш ясады: Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов, гаиләне, ата-ана булу һәм балачакны яклау комитеты рәисе Нина Останина, гражданнар җәмгыятен үстерү, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр мәсьәләләре буенча комитет башлыгы Яна Лантратова.
Хәзер ил буенча яшәү минимумы 17 773 сум тәшкил итә, хезмәткә сәләтле халык өчен яшәү минимумы күләме 19 329 сум, пенсионерлар өчен - 15 250 сум, балалар өчен - 17 201 сум. Инициатива авторлары бу сумманы гаиләдә һәр укучыга түләргә тәкъдим итә.