Оренбург шәһәрендә «Зарница 2.0» Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының округ этабына йомгак ясалды.
Лаеш техник-икътисадый техникумы студентлары тәкъдим иткән «Пиранья» отряды мактаулы икенче урынны алды.
Катнашучылар өчен махсус призлар булдырылды. Лидерлар өчлегенә кергән отрядлар кубоклар, дипломнар, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләнде. Призга ия булган командаларга РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиленнән истәлекле сәгатьләр тапшырылды. "Пиранья" отряды Волгоград шәһәрендә узачак Бөтенроссия финалында катнашачак.