Кесон-Ситида (Филиппин) 36 нчы Халыкара биологик олимпиадага (IBO 2025) йомгак ясадылар. Россиянең 4 өлкән сыйныф укучысы ике алтын, бер көмеш һәм бер бронза медаль яулады. Балаларны һәм аларның остазларын Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм РФ мәгариф министры Сергей Кравцов җиңүләре белән котлады.
Алтын медаль яуладылар:
Bepa Красноперова (57нче мәктәп, Мәскәү шәһәре);
Макар Рощин (академик М.А. Лаврентьев исемендәге 130 нчы лицей, Новосибирск шәһәре).
Көмеш медаль - Захар Дегтеренко (57 нче мәктәп, Мәскәү ш.).
Алихан Жангазиев (Педагогик осталык үзәге мәктәбе, Мәскәү шәһәре) бронза медальгә лаек булды.
Ярышларда 77 илдән 300 ләп укучы катнашты. Практик тур балаларның лаборатория методларын һәм күнекмәләрен кулланып, биологик биремнәрне чишә белүен тикшерде. Олимпиада биремнәрен укучылар Атенео-де-Манила Универсиада мәйданчыгында башкарды.