"Абилимпикс"да катнашучы Казандагы чемпионаттан соң тхеквондо белән шөгыльләнә башлаган

2025 елның 29 июле, сишәмбе

Владивостоктан килгән  "Абилимпикс" катнашучысы Валерий Точилкин Казанда узган чемпионатка сукыр хатыны белән килгән. Ир-ат "Оператор БПЛА" компетенциясендә чыгыш ясаган. Ул “Татар-информ” хәбәрчесе белән чемпионат турында тәэсирләре белән уртаклашты.

"Бүгенге панель дискуссиясе «Реабилитация участников СВО с инвалидностью через спорт» бик файдалы булды, дип саныйм. Без - мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр күп нәрсәне белмибез. Миңа моңа кадәр безнең белән беркем дә шөгыльләнергә теләми кебек тоелды, әмма бу алай түгел икән ", - дип хәбәр итте МХО ветераны.

Хәрби бурычларны үтәү вакытында Валерий җитди яра ала, аның аягын кисәләр. Яраланганга кадәр ир-ат кикбоксинг белән актив шөгыльләнгән.

Казанда «Абилимпикс» МХО ветераннары һәм катнашучылар арасында һөнәри осталык чемпионатында илнең 81 төбәгеннән 259 катнашучы җыелды. Чараны Россия Мәгариф министрлыгы, Һөнәри белем бирүне үстерү институты, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Ватанны саклаучылар» МХО катнашучыларына ярдәм Дәүләт фонды ярдәмендә «Белем» Россия җәмгыяте оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International