Гыймран Абдуллин Россия җыелма командасы составында 37 нче Халыкара информатика олимпиадасында катнаша

2025 елның 30 июле, чәршәмбе

Сукре шәһәрендә (Боливия күпмилләтле дәүләте) информатика буенча 37 нче Халыкара олимпиада (IOI) старт алды. Анда 90 илдән мәктәп укучылары катнаша. Ярышта Россияне информатика буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасында дүрт җиңүче тәкъдим итә:

Гимран Абдуллин (2 нче лицей-интернат, Казан шәһәре);

Дарья Грекова (57 нче мәктәп, Мәскәү шәһәре);

Петр Лосев (57 нче мәктәп, Мәскәү шәһәре);

Владислав Жиганов (МДУ СУНЦ, Мәскәү шәһәре).

Балалар IOI га информатика буенча Россия җыелма командасының тренерлар штабы җитәкчесе Алексей Малеев һәм милли тренерлар Андрей Станкевич, Антон Белый, Иван Сафонов белән бергә әзерләнделәр.

"IOI Олимпиадасы ике турдан тора, һәркайсына бишәр сәгать бирелә. Бу вакыт эчендә катнашучылар 6 алгоритмик бирем җыелмасын чишәргә тиеш", - дип билгеләде Алексей Малеев.

2025 елда IOI 27 июльдән 3 августка кадәр уза.

Информатика буенча халыкара олимпиада 1989 елдан бирле уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International