Бүген Казанда махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча чемпионатны ябу тантанасы Б. Рәмиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында узды.
Чемпионат финалчыларын статс-секретарь - Россия оборона министры урынбасары, “Ватанны саклаучылар” махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды рәисе Анна Цивилева һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады.
Анна Цивилева билгеләп үткәнчә, Казандагы чемпионатта илнең 79 субъекты вәкилләре җыелган. Ул Татарстан җитәкчелегенә кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде. "Сез безнең геройлар өчен чын бәйрәм тудырдыгыз", - диде Анна Цивилева.
Биш көн эчендә чемпионатта катнашучылар 500дән артык конкурс биремнәрен үтәделәр.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча 75 финалист Мәскәүдә 2025 елның октябрендә узачак «Абилимпикс» илкүләм чемпионаты финалында катнашачак.