29 июльдә Казанда махсус хәрби операциясендә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча беренче чемпионатны ябу тантанасы узды.
Чемпионат Россиянең 79 төбәге вәкилләрен берләштерде, ярышлар программасы 15 компетенция буенча үткәрелде.
"Абилимпикс" Россия хәрәкәте илнең барлык төбәкләрен берләштереп бик тиз үсә. 10 ел эчендә чемпионат инклюзив һөнәри белем бирү өлкәсендә иң мөһим чараларның берсе булды. «Абилимпикс»чимпионатында 37 төбәктән 79 кеше җиңүче булды һәм алар быел көз көне Мәскәүдә Милли чемпионат финалында катнашачак», - дип ассызыклады Дмитрий Чернышенко.
Финалга чыгучылар саны буенча топ-5 регионга Татарстан Республикасы, Свердловск өлкәсе, Красноярск крае, Новосибирск өлкәсе, Мәскәү шәһәре керде.
«Абилимпикс» махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча чемпионат Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә уздырыла. Оештыручылар - «Ватанны саклаучылар» МХО катнашучыларына дәүләт ярдәм фонды ярдәмендә Россия Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте. Федераль оператор - Һөнәри белем бирүне үстерү институты, региональ оператор - Татарстан Республикасының һөнәри компетенцияләрен үстерү үзәге, эшлекле программа партнеры - «Белем» Россия җәмгыяте.