Югары уку йортларына гаризаларны 1,3 млн артык абитуриент биргән, аларның яртысыннан артыгы "Онлайн вузына керү" суперсервисыннан файдаланган. Керүчеләрнең иң популяр биш юнәлешенең өчесе инженерлык өлкәсенә керә. Бу хакта РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко хәбәр итте, аның сүзләрен РФ Хөкүмәтенең Телеграм-каналы китерә.
Чернышенко билгеләп үткәнчә, бу РФ Президенты Владимир Путин куйган бурыч аеруча мөһим - 2030 елга ил Россиянең технологик үсешен алга этәрүче кимендә ике миллион белгеч-инженерны әзерләргә тиеш.
Шулай ук вице-премьер билгеләп үткәнчә, абитуриентларның 67% ы Мәскәү яки Петербург кына түгел, төбәкләрдәге югары уку йортларын сайлаган. Аның сүзләренчә, онлайн-кабул итү сервисы абитуриентлар өчен яңа мөмкинлекләр ачты.