Казанда үткән «Абилимпикс»та катнашучылар чемпионат компетенцияләре санын арттырырга тәкъдим иттеләр

2025 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

Казанда тәмамланган «Абилимпикс» та катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча беренче чемпионат финалистлары киләчәктә ярышларда тәкъдим ителгән төбәкләр санын, катнашучылар һәм һөнәри компетенцияләр санын арттыруны сорадылар. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Ярышларда 259 конкурсант катнашты. Алар 15 компетенциядә, шул исәптән сәнәгать роботтехникасында, агачта уеп ясау, машина ремонтлау һәм аңа хезмәт күрсәтү буенча һөнәри осталыкларын күрсәттеләр.

Казандагы ярышлар программасы бик бай һәм кызыклы булды. Катнашучылар өчен халыкара дәрәҗәдәге экспертлардан мастер-класслар узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International