Татарстанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында 40 меңгә якын бала ярдәм алачак

2025 елның 1 августы, җомга

Проектта Татьяна Ларионова катнашты. МХО катнашучыларның балалары һәм күп балалы гаиләләргә мәктәп өчен кирәк-яратклар тапшырылды. Бүген бу гаиләләр белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова очрашты. Очрашуда “Бердәм Россия” төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина һәм Казан мәгариф идарәсенең бүлек җитәкчесе Лилия Арсланова катнашты.

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясендә предприятиеләр, оешмалар, депутатлар һәм гади кешеләр катнаша, дип билгеләп үтте Татьяна Ларионова.

Аның сүзләренә караганда, Татарстанда ярдәмгә мохтаҗлар аз түгел. Бу балалар ниндидер сәбәп белән әти-әниләрсез калган , тәрбиягә алынган һәм күп балалы гаиләләрнең балалары.

Мәгариф министры урынбасары Алсу Әсәдуллина әйтүенчә, быел Татарстанда 40 меңгә якын бала “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында ярдәм алачак.

Казан мәгариф идарәсенең тәрбия һәм өстәмә белем бирү бүлеге башлыгы Лилия Арсланова, бүләк комплектларын тапшыру республиканың барлык районнарында да оештырылачак, дип ачыклык кертте. Казанда алар 20 августтан башлап мәдәни үзәкләрдә узачак.

Бу көннәрдә Татарстан шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежный балаларын да игътибар һәм ярдәм күрсәтеләчәк. Татьяна Ларионова ЛНР да "Бердәм Россия" нең чираттагы гуманитар йөген җибәрүне хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International