Татарстан Республикасы мәгариф министры «Батырлар. Татарстан геройлары» программасында катнашучылар белән очрашты

2025 елның 1 августы, җомга

31 июльдә Биектау районының Е.А. Боратынский исемендәге Чернышевский урта гомуми белем бирү мәктәбендә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин махсус хәрби операция ветераны һәм "Батырлар. Татарстан геройлары" республика программасы җиңүчесе Ленар Айзатуллов белән очрашты. Илсур Һадиуллин әлеге программада катнашучыларның берсенең остазы.

Очрашу барышында мәгариф системасын үстерү, хәзерге шартларда укучыларны гражданлык-патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбияләү, шулай ук профильле чараларда, эшлекле киңәшмәләрдә һәм очрашуларда катнашу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International