Пензада 1 августта "Гвардеец-2025" яшь армия хәрби-патриотик җыеннарына старт биреләчәк. Быел катнашуга Россия төбәкләре вәкилләре генә түгел, ә беренче тапкыр - Беларусь Республикасыннан да кушылачаклар. Катнашучыларның гомуми саны 396 кеше, алар арасында 360 малай һәм 36 педагог.
Чараның төп максаты - яшьләрне патриотик тәрбияләүне үстерү, хәрби хезмәткә әзерлек, үсеп килүче буынның сәламәтлеген ныгыту һәм шәхеснең иҗади потенциалын ачу. Өч атналык программа кысаларында катнашучылар төп хәрби дисциплиналар буенча теоретик һәм гамәли әзерлек уза алачак, шулай ук төрле конкурсларда һәм спорт ярышларында катнашачаклар.
Татарстан Республикасын 9 кадет мәктәбеннән 20 кадет тәкъдим итә. Аларга уңышлар телибез!