Кичә XV Бөтенроссия яшь геологларның ачык кыр олимпиадасы кысаларында беренче геологик ярышлар һәм конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү булды.
Дипломнарны «Радиометрия», «Нефть һәм газ», «Кыр тукталышын оештыру» һәм «Куркынычсызлык техникасы нигезләре» ярышларында беренче бишлеккә кергән командалар алды. Моннан тыш, «Геология һәм без» күргәзмәсендә иң яхшы стендлар әзерләгән һәм иң яхшы докладлар ясаган командалар аталды.
Геологик конкурслар - Олимпиаданың тагын бер юнәлеше. Конкурсларның берсе - "Геология һәм без", аның кысаларында командалар Ооимпиадалар арасындагы команданың ничек яшәве турында сөйләүче стендлар ясый. Стендларны тәкъдир итү - аерым конкурс.
Пермь үткән XV Бөтенроссия яшь геологлар олимпиадасында Россиянең 29 төбәгеннән, шулай ук Беларусь, Кыргызстан һәм Үзбәкстаннан 300 гә якын укучы җыелган иде. Олимпиада тематикасы Җир турында фәннәр комплексын тәшкил итүче табигать белеме бүлекләрен - палеонтология, петрография, минералогия, геохимия, геоэкология һәм башка фәннәрне үз эченә ала. Шулай ук хезмәтне саклау, куркынычсызлык техникасы, кыр тормышы күнекмәләре буенча белемнәрне гамәли куллану, геологик маршрутлар уза белү, мәгълүматларга анализ ясау һ.б.лар. Чара үз эченә фәнни-гамәли конференцияне, геологик конкурсларны һәм ярышларны, шулай ук мәдәни чараларны ала.