Татарстанлылыр кайнар линиядә белем бирү буенча сораулар бирә алачак

2025 елның 1 августы, җомга

“Бердәм Россия” партиясе рәисе Д,А,Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Татарстанда мәгариф мәсьәләләре буенча кайнар линия узачак. Чара гражданнарны кабул итүнең төбәк атналыгы кысасында оештырылды һәм мәктәп, мәктәпкәчә, өстәмә һәм югары белем бирү өлкәсендә актуаль мәсьәләләргә, инклюзив укыту һәм укудагы ташламаларга багышланачак.

Гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә һәм профильле ведомстволар һәм оешмалар вәкилләреннән консультацияләр ала алачак. Кайнар линия эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан Мәгариф идарәсе экспертлары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, шулай ук инклюзив мохит һәм балалы гаиләләргә ярдәм мәсьәләләре буенча белгечләр катнаша.

Кайнар линия 2025 елның 1 августында 11:00 дән 12:00 гә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 31/7.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International