2025 ел ахырына Әлмәттә ясле төркемнәр булган яңа балалар бакчасы ачылачак. Учреждение 164 балага исәпләнгән, ә аның гомуми мәйданы 4 мең квадрат метрдан артыграк булачак.
Бина заманча таләпләрне исәпкә алып проектланган. Бакчада сигез төркем оештырылачак, шул исәптән иң кечкенәләр өчен – ясле төркемнәре дә.
Объектны төзүне Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хабетдинова контрольдә тота. Район матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, хәзер эчке эшләр бара, якындагы атналарда төзүчеләр территорияне төзекләндерүгә һәм уен мәйданчыкларын урнаштыруга тотыначаклар.