4 августта Яшел Үзән районының «Дельфин» шифаханә-профилакторие базасында «Тартария» балалар һәм яшьләр интеллектуаль иҗатының төбәкара форумы старт ала.
Лагерьда Россиянең 11 субъектыннан - Әстерхан, Төмән, Ульяновск, Түбән Новгород, Оренбург, Самара өлкәләре, ХМАО, Карелия Республикасы, Пермь крае, Татарстан Республикасы һәм Мәскәүдән 150 укучы катнаша.
Төбәкара сменада катнашучылар өчен галимнәр, югары уку йортлары укытучылары, язучылар, талантлы яшьләр белән очрашулар һәм мастер-класслар планлаштырылган, шулай ук Татарстан музейларына экскурсияләр каралган.
Форумның максаты - республика һәм Россия төбәкләрендәге татар гаиләләре балаларын татар теленә өйрәтү. Бу максатка ирешү өчен укытучылар татар теле дәресләре үткәрә, спорт ярышлары, вокал, хореография, кул эшләре, рәсем, татар халкы тарихы буенча дәресләр оештыра. Тел мохите булдыруга аерым игътибар бирелә.