Татарстан Рубежное шәһәрендәге 2 нче мәктәпкә капиталь ремонт эшләрен тәмамлый

2025 елның 4 августы, дүшәмбе

Рубежное шәһәрендә 2 нче мәктәпне капиталь ремонтлай ахырына якынлашты. ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин хәбәр иткәнчә, объектта фасад эшләре тәмамланган, химия һәм биология буенча махсуслаштырылган кабинетлар, актлар залы тулысынча яңартылган. Моннан тыш, мәктәп холлының стеналары нәфис панно белән бизәлгән.

Шулай ук, интерактив уку такталары өчен яктылык җиһазлары урнаштыру дәвам итә. Барлык эшләр кыска вакытта алып барыла, шуңа күрә мәктәп тиздән укучыларын тулысынча яңартылган һәм заманча киңлектә кабул итә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International