Мәгариф мәсьәләләре буенча кайнар телефон линиясе узды

2025 елның 4 августы, дүшәмбе

Казанда, Региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә, гражданнарны кабул итү атналыгы кысаларында мәгариф мәсьәләләре буенча телефон аша кайнар линия узды. Татарстанлылар сорауларына республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре җавап бирде. «Мәрхәмәт - Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева линия модераторы булды.

Атна дәвамында татарстанлылар кайнар линиягә сораулар юллаган. Мөрәҗәгатьләр Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Бөгелмә, Баулы, Ютазы районыннан килгән.

Кайнар линия барышында шулай ук уку-укыту эшчәнлеген оештыру, электрон мәктәп көндәлекләре эше, укытучылар-предметникларның җитмәве, яңа мәктәпләрдә китапханәләр белән тәэмин итү, баланы беренче сыйныфка керткәндә матди ярдәм күрсәтү һәм аутизмлы балалар өчен сыйныфлар эше турында да сораулар килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International