Быел Казанның 20,5 мең чыгарылыш сыйныф укучысы дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашты, шуларның 160ы – БДИда 100 балл, җиде укучы ике фән буенча иң югары нәтиҗә алды. Рус теле буенча БДИда уртача балл 65,18, ә профильле математикадан 69,4 балл тәшкил итте. Рус теле буенча минималь дәрәҗәгә өч чыгарылыш сыйныф укучысы ирешмәде, ә профильле математикадан - биш кеше. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов хәбәр итте.
Имтиханнар оештыру өчен 185 пункт эшләгән, аларның эшендә 10 меңнән артык педагог катнашкан. Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) быел 5,8 мең унберенче сыйныф укучысы тапшырды.
Ирек Ризванов шулай ук беренче дәрәҗә “Укудагы уңышлар өчен” медале белән 639 укучы һәм 519 укучы икенче дәрәҗә медельләр белән бүләкләнде, дип билгеләп үтте. Тугызынчы сыйныф укучылары арасында 1170 укучы бик яхшы билгеләренә тәмамлаган, бу узган ел белән чагыштырганда 107 гә күбрәк.
Имтиханнар чорында укучыларга ярдәм итү өчен, шәһәр мәктәпләрендә рус һәм татар телләрендә мотивацион табличкалар урнаштырылган иде. Акция балаларда яхшы кәеф тудырырга ярдәм итте һәм ата-аналар тарафыннан уңай кабул ителде.