Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы хәбәр иткәнчә, мәктәпләрдә бөтен ил буенча туган телләрне (Россия халыклары телләрен) өйрәнү саклана.
2025 елның 1 сентябреннән туган телләрне өйрәнүгә сәгать саны үзгәрми. Шул ук вакытта 1 нче сыйныфта дәресләр үткәрү формасы үзгәрә - 1 сәгать Роспотребнадзор таләбе буенча беренче сыйныф укучылары өчен аларга уңайлы итеп дәрестән тыш формага күчерелә. Тиешле тәкъдимнәр РФ субъектларына җибәрелгән.
Министрлык, укыту материаллары әзерләүне һәм педагогларның квалификациясен күтәрүне дә кертеп, туган телләрне (РФ халыклары телләрен) өйрәнүгә ярдәм итү системасын алга таба да үстерергә ниятли.