Казан укучылары бөтенроссия олимпиадасында 162 медаль яулады

2025 елның 5 августы, сишәмбе

Бөтенроссия олимпиадасында Казан укучылары 162 медаль яулады, ә дүрт укучы Россия җыелма командасы составына керде һәм халыкара олимпиадаларда өч алтын һәм бер көмеш медаль яулады. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов хәбәр итте.

Киберкуркынычсызлык буенча халыкара олимпиадада алтын медальне Казан халыкара мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Илдар Хуҗиәхмәтов алды, шулай ук 9 нчы мәктәп укучысы Азамат Шәрәфиев һәм 131 нче лицей укучысы Сәид Нургаянов Абу Райхан Бируни исемендәге химия буенча халыкара олимпиадада беренче урынны алдылар. 2 нче лицей-интернатны тәмамлаган Гыймран Абдуллин информатика буенча халыкара олимпиадада көмеш медальгә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International