Роспотребнадзор уку елы башланыр алдыннан ата-аналар өчен Бөтенроссия кайнар линиясен ача

2025 елның 6 августы, чәршәмбе

4 августтан 4 сентябрьгә кадәр Роспотребнадзор балалар һәм мәктәп укучылары өчен товарларның сыйфатына һәм куркынычсызлыгы буенча Бөтенроссия кайнар линиясе үткәрә. Ведомство белгечләре балалар өчен өс киеме, аяк киеме, уенчыклар, канцелярия кирәк-яраклары һәм туклану турындагы сорауларга җавап бирәчәк.

Кайнар линиядә укучылар өчен куркынычсыз һәм сыйфатлы товарлар сайлау буенча гамәлдәге норматив таләпләр һәм тәкъдимнәр турында аңлатмалар алырга мөмкин булачак.

Консультацияләр өчен телефоннар номерын Роспотребнадзорның территориаль органнарының рәсми сайтларында табарга мөмкин. Шулай ук тәүлек буе 8 800 555 49 43 номерлы Бердәм консультация үзәге эшли, шалтырату бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International