ТР Рәисе Татарстан шәһәрләренә һәм районнарына 57 яңа мәктәп автобусы тапшырды

2025 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кукмара шәһәренә эш сәфәре кысаларында республика шәһәрләре һәм районнарына 57 яңа мәктәп автобусы тапшыру тантанасында катнашты. Техниканы 20 муниципалитетның уку йортларына юллаячаклар.

Республикада көн саен 955 мәктәп маршрутына 822 автобус хезмәт күрсәтә. "Бу һәр көнне 28 мең баланы мәктәпкә алып барырга һәм кайтырга мөмкинлек бирә. Бүген без мәгариф учреждениеләренә 57 мәктәп автобусын тапшырабыз. Быел барлыгы 140 автобус биреләчәк», - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International