Татарстанда мәктәп укучылары арасында инженерлык белгечлекләрен популярлаштыруга юнәлеш алынды. Бу хакта “Татар-информ”га ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
"Хәзер без балаларны инженер белгечлекләре сайларга мотивацияләргә тырышабыз. Киләчәктә үзләре өчен нәкъ менә шушы һөнәрләрне күбрәк балалар сайлый. Математика - фәннәр патшабикәсе. Республиканың күп кенә мәктәпләре “Физик-математик алгарыш” проекты буенча 1 млн сумга кадәр грант алды, математика һәм физиканы тирәнтен өйрәнүче 20 сыйныф ачылды”, - дип аңлатты Илсур Һадиуллин.
Ул ассызыклаганча, гуманитар фәннәр шулай ук мөһим, әмма соңгы елларда техник белгечлекләрдән киткән баланс сакланырга тиеш.