Рөстәм Миңнеханов Кукмарада 3нче урта мәктәпнең яңа корпусын ачуда катнашты

2025 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кукмарадагы 3нче урта мәктәпенең яңа корпусын ачуда катнашты.

Яңа корпус 375 урынга исәпләнгән. Биредә башлангыч сыйныфлар урнашачак. Бинада иркен һәм якты сыйныф бүлмәләре, туган тел кабинетлары, спорт залы, ял зоналары, актлар залы, административ һәм укыту-ярдәмче кабинетлар бар. Медицина комплексы табиб кабинетыннан һәм процедура кабинетыннан тора. Ашханә 188 урынга исәпләнгән.

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев республика җитәкчелегенә мәгариф инфраструктурасын үстерү буенча зур эшләре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International