Соңгы берничә елда Татарстанда мәктәпләр актив төзелүгә карамастан, күп кенә торак пунктларда әле ихтыяҗ һаман бар. Бу хакта “Татар-информ”га ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
«1 сентябрьгә тагын ике мәктәп һәм өч яңа корпус куллануга тапшырылачак, шуларның берсен бүген Кукмарада ачабыз. Тагын өч объект - 2026 елдаачылачак. Шул ук вакытта Көектә, Түбән Камада, Яшел Үзәндә, Биектауда һәм башка районнарда яңа мәктәпләргә ихтыяҗ бар әле», - дип билгеләп үтте Һадиуллин «Татар-информ» белән әңгәмәдә. «Без бөтен социаль инфраструктура белән тәэмин итәргә тиешле яңа микрорайоннар барлыкка килә», - диде министр.
Соңгы биш елда 48 мәктәп һәм 59 балалар бакчасы төзелгән, 600 мәктәптә азык-төлек блогы ремонтланган.