Россиянең мәгариф министрлыгы бердәм мәктәп формасын кертергә планлаштырмый. "РФда мәгариф турында" 273-ФЗ номерлы федераль законның 38 нче маддәсенә таянып, уку йортлары, ата-аналар һәм укучылар фикерен исәпкә алып, кием төсенә һәм фасонына карата таләпләрне мөстәкыйль билгели ала.
Росстандартның 2024 елның 31 августындагы 1155-ст номерлы боерыгы нигезендә җитештерүчеләр өчен милли стандартның гомуми техник таләпләре билгеләнде. Алар яңа уку елыннан үз көченә керә.
Стандартта ГОСТ таләпләренә туры килә торган мәктәп формасын әзерләү параметрлары язылган: тукыма характеристикалары, кисә торган, очлыкырыйлары һәм төерләр булмау, балаларның типик фигураларының үлчәмле билгеләренә туры килү, шулай ук һава үткәрүчәнлеге, дымга чыдамлык,алларгия булдырмау.