Казанда 2025 елда бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләрне бүләкләү өчен 27,8 млн сум акча бүлеп бирәчәкләр, дип аңлашыла шәһәр мэриясенең документлар җыентыгыннан. Бу шул ук максатларга 2024 елда бүлеп бирелгәннән 4,8 млн сумга күбрәк.
Исемле премияләр 8 сыйныф (24 фән) укучылары өчен республика олимпиадасында, Татарстан Республикасы геологиясе һәм тарихы буенча республика олимпиадасында, 7-11 сыйныф укучылары өчен республика олимпиадасында (татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты, көнчыгыш телләре) җиңүчеләргә һәм призерларга тапшырылачак. Шулай ук акчалата бүләкне Бөтенроссия олимпиадасының төбәк һәм йомгаклау этаплары җиңүчеләре һәм призерлары алачак.
8 нче сыйныф укучылары өчен олимпиадада һәм геология олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар 5 мең сум алачак, 7-11 нче сыйныф һәм Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы укучылары өчен - 20 мең сум, бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы призерлары - 30 мең, ә шул ук этапта җиңүчеләр - 40 мең сум алачак.