Рособрнадзор мәҗбүри таләпләрне бозарга ярамаганлыгы турында 13 югары уку йортына кисәтүләр ясады һәм мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт контроле (күзәтчелек) кысаларында мәҗбүри таләпләрне үтәүне тәэмин итү чараларын күрергә тәкъдим итте. Алар арасында «Мәскәү дәүләт геодезия һәм картография университеты», Новосибирск өлкәсенең "Новосибирск квалификация күтәрү һәм мәгариф хезмәткәрләрен яңадан әзерләү институты», «Мәскәү халыкара университеты», « Түбән Новгород мәгарифне үстерү институты» , «Оренбург дәүләт университеты», «Сочи дәүләт университеты», «П.А. Столыпин исемендәге Омск дәүләт аграр университеты» һ.б.лар бар.
Игълан ителгән кисәтүләр турында мәгълүмат https://proverki.gov.ru контроль (күзәтчелек) чараларының бердәм реестрында урнаштырылган.