Бүген, 8 августта, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин шәхсән үзе Казанның инглиз телен тирәнтен өйрәтә торган 18 нче мәктәпнең беренче директоры Олимпиада Федоровна Краснованы юбилее белән котлады.
Олимпиада Федоровна 1925 елның 7 августында Саратов өлкәсенең Балаково районы Кече Быковка авылында мичче гаиләсендә туган.
Олимпиада Федоровна үзенең педагогик карьерасын 1948 елда 24 нче мәктәптә башлый. 1959 елда инглиз телен тирәнтен өйрәтә торган яңа 18 нче мәктәпкә директор вазыйфасына билгеләнә.
Мәктәпкә җитәкчелек иткән 1959-1964 елларда Олимпиада Федоровна уку йортын үстерү өчен ныклы нигез салды, бүгенге көндә дә ул сыйфатлы тел өйрәнү традицияләрен дәвам итә.