Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) сайтында Россия гражданлыгын алуга дәгъва кылучы чит ил гражданнары тапшырырга тиеш булган рус теле һәм Россия тарихы буенча имтиханнарның демонстрацион вариантлары һәм спецификацияләре, Россия Федерациясе законнары нигезләре бастырылды. 9 августтан әлеге имтиханнар Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2025 елның 31 июлендәге 1136 номерлы карары белән расланган яңа нигезләмә нигезендә үткәреләчәк.
Гражданлык алу максатлары өчен рус теле буенча имтихан телдән һәм язма формаларда, Россия тарихы һәм РФ законнары нигезләре буенча язма рәвештә, шул исәптән компьютер һәм дистанцион технологияләрне кулланып үткәрелә. Имтиханнарның һәркайсын уздыруның максималь дәвамлылыгы 90 минут тәшкил итә.
Рус теленнән имтихан 35 биремне үз эченә ала. Россия тарихы һәм Россия Федерациясе законнары нигезләре буенча имтиханга 36 бирем каралган.
Тарих буенча биремнәрдә Россия тарихының IX гасырдан алып бүгенге көнгә кадәр булган төп фактларын һәм вакыйгаларын белүне, Россия фәненең һәм мәдәниятенең күренекле эшлеклеләрен, Россия җәмгыятенең төп милли-мәдәни һәм дини традицияләрен белүне тикшерәләр.