Казанлылар Идел буе районында яңа балалар бакчасына исем сайлаячак

2025 елның 11 августы, дүшәмбе

Казан халкы шәһәрнең Идел буе районы 33 нче хәрби шәһәрчегендә төзелә торган балалар бакчасына исем майлау бәйгесендә катнаша ала, дип хәбәр итә шәһәр мәгариф идарәсе. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе быел үз ишекләрен ачачак.

Балалар бакчасы атамасына үзегезнең вариантны түбәндәге сылтама буенча җибәрергә мөмкин. Балалар бакчасы экологик юнәлешле булачак. Аның бизәлеше экология темасына. 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен 12 төркемгә исәпләнгән мәктәпкәчә учреждение территориясендә иҗади остаханәләр һәм экологик сукмак оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International