КНИТУ-КАИ абитуриентлары гаризаларны электрон формада бирүне өстен күргән

2025 елның 8 августы, җомга

Гариза бирүчеләрнең 85% моны Дәүләт хезмәтләре порталы аша эшлгән.

КНИТУ-КАИда бакалавриат һәм специалитет кысаларында 2025 елгы кабул итү кампаниясенә йомгак ясадылар. Аның төп үзенчәлекләренең берсе Дәүләт хезмәтләре порталы аша абитуриентлардан бирелгән гаризалар санының артуы булды. Быел абитуриентларның 85% тан артыгы шул рәвешле гариза биргән.

Искәртеп узабыз, агымдагы кабул итү кампаниясе кысаларында илнең башка төбәкләреннән КНИТУ-КАИ абитуриентлары саны сизелерлек арткан. Татарстан, Башкортостан, Марий Эль, Чувашия һәм Удмуртиядән, шулай ук Ульяновск, Самара, Чиләбе, Оренбург һәм Свердловск өлкәләреннән, Пермь краеннан һәм Ханты-Манси Автономияле округыннан абитуриентлар аеруча актив булган. Моннан тыш, Россотрудничество квоталары буенча югары уку йортына Ангола, Аргентина, Әфганстан, Гвинея, Мисыр, Замбия, Индонезия, Йемен, Казахстан, Ливан, Мали, Нигерия, Перу, Сирия, Сомали, Төркмәнстаннан яшьләр килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International