2 меңгә якын беренче курс студенты бакалавриат һәм специалитетка бушлай кергән.
Быел КНИТУ-КАИда югары уку йортының заманча тарихы өчен бакалавриат һәм специалитет программаларына бюджетка кабул итүнең иң зур планын билгеләп үттеләр. Казанда бу 1600 урын, Татарстан буенча дүрт филиалга (Әлмәт, Лениногорск, Яр Чаллы һәм Чистай) 263 урын бирелгән.
Университетка абитуриентлардан узган ел белән чагыштырганда 31% ка күбрәк гариза кергән - 50 меңгә якын. Авиация, җир өсте транспорты һәм энергетика институты, автоматика һәм электрон приборлар төзү институты, шулай ук Радиоэлектроника институты, фотоника һәм цифрлы технологияләр институтының инженер белгечлекләре белән кызыксыну арткан. Узган ел белән чагыштырганда, «Авиация һәм ракета двигательләрен проектлау», «Лазер техникасы һәм лазер технологияләре», «Оптотехника», «Машина төзелеше» һәм «Биотехник системалар һәм технологияләр», «Җылылк энергетика һәм җылылык техникасы» кебек белгечләр әзерләү һәм белгечлекләр юнәлешләре шактый популярлашты.