Яшь армия хәрби-патриотик җыеннары Пензада 1 августтан 21 августка кадәр уза. Быел "Гвардеец"та Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән 360 укучы , шулай ук ДХР, ЛХР, Запорожье өлкәсеннән һәм беренче тапкыр - Беларусь делегациясе катнаша. Татарстанны 20 укучы тәкъдим итә.
Пенза өлкәсендә «Гвардеец» хәрби-патриотик җыеннары 2013 елдан РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле патронаты астында Россия Оборона министрлыгы белән берлектә уздырыла.