Татарстан укытучылары Бөтенроссия форумында үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар

2025 елның 12 августы, сишәмбе

9 августтан 10 августка кадәр Мәскәүдә "ОРИЕНТИРЫ ДЕТСТВА 5.0" Бөтенроссия форумы узды.

Бөтен Россиядән килгән укытучылар тәҗрибә, идеяләр һәм иң яхшы практикалар белән уртаклаштылар.

Форумда Казанның Идел буе районы "Галактика" белем бирү үзәгенең 35 нче мәктәпкәчә белем бүлеге пукытучылары "От кубиков к конвейерам: как детское техническое творчество формирует технологическое будущее России" эшчәнлеген тәкъдир иттеләр. Мәктәпкәчә белем бирү буенча директор урынбасары Раилә Исламова һәм С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводының персоналны бәяләү һәм үстерү бүлеге башлыгы Алия Рыжикова хезмәттәшләренә белем бирү үзәгенең эш тәҗрибәсен: балалар бакчасының - лицейның - югары уку йорты - җитештерү предприятиесенең дәвамчанлыгы системасын (Казан авиация заводы белән үзара хезмәттәшлек мисалында) күрсәттеләр.

Бу тәҗрибә төбәкләрдәге хезмәттәшләрендә дә зур кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International