ДХРсы балалары Яр Чаллыга киләчәк

2025 елның 11 августы, дүшәмбе

Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты автошәһәрдә "Университет сменалары" оештыручысы булачак. Бу атнада Чаллыга ДХРдан 100 бала киләчәк. 15 августта “Бумажник” балалар сәламәтләндерү лагеренда смена ачу тантанасы булачак. Сменалар 10 көнлек һәм өч тематик блоктан торган программаларны үз эченә ала. Балалар югары уку йорты эшчәнлеге, проектлар турында белә, шулай ук Татарстан Республикасы һәм Чаллы белән танышачак.

Быел Россия Мәгариф министрлыгы карамагындагы педагогик югары ук йортларының "Университет сменаларында" ДХРдан 1 140 укучы, ЛХРдан 818 , Запорожье өлкәсеннән 350 яшүсмер һәм Херсон өлкәсеннән 170 бала ял итәчәк.

Барлыгы Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан 2025 елда яңа кушылган регионнардан балаларны ял итү һәм сәламәтләндерү чараларына 69 598 баланың килүе планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International