“Бердәм Россия” Татарстан төбәк бүлеге Лисичанскига һәм Рубежныйга мәктәп өчен кирәк-яраклар җибәрә

2025 елның 12 августы, сишәмбе

"Бердәм Россия" Татарстан төбәк бүлеге киләсе атнада республикадагы шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежный шәһәрләре укучыларына мәутәп өчен кирәк-яраклар тутырылган 2 мең мәктәп сумкасы җибәрәчәк. Уку елы башлануга гуманитар йөкне җибәрүне Татарстан Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова игълан итте. Ул "Бердәм Россия" халык программасы буенча комиссия утырышын үткәрде.

Чара «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе кысаларында узачак.

Акция Татарстанда 2007 елдан хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы инициативасы һәм республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның ярдәм белән уза. Аның максаты - аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрнең балаларына, тәрбиягә алган балаларга, инвалид балаларга, махсус хәрби операциядә катнашкан гаиләләрнең балаларына һәм башкаларга ярдәм итү.

Татьяна Ларионова проектта активрак катнашырга чакырды һәм МХОда катнашучыларының балалары гаилә кеременә һәм яшьләренә карамастан, мәктәп җыелмалары алырга тиеш диде.

Шулай ук комиссия утырышында бүген «Отец Героя» партия проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар һәм күчмә утырышны анонсладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International