Татарстан мәктәпләрендә кайнар туклану бәясе 2026 елда 77,7 сумга җитәргә мөмкин

2025 елның 12 августы, сишәмбе

Татарстанда мәктәп укучылары өчен кайнар туклануның уртача бәясе 2026 елда көненә 69,4 сумнан 77,7 сумга кадәр артырга мөмкин. Хәзерге вакытта республика хөкүмәтенең тиешле карар проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.

Элегрәк киләсе елга бер укучыга норматив чыгымнар 72,2 сум дәрәҗәсендә расланган иде. Гамәлдәге норматив нигезендә, 2027 елда туклануның уртача бәясе 75,1 сум тәшкил итәргә тиеш иде, әмма хәзер аны 80,8 сумга кадәр арту карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International