Түбән Камада ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан СИБУР белән берлектә үткәрелгән «Хәзерге белем бирү чынбарлыгы шартларында химик белем бирү: стратегияләр, приоритетлар һәм бурычлар» педагогик форумы булды.
Форум республиканың әйдәп баручы белгечләрен - химия укытучыларын, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләрен һәм министрлык вәкилләрен җыйды.
Чара бер үк вакытта өч мәгариф мәйданчыгында : ТКХТИ, Б.Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә һәм «Адымнар - Түбән Кама» полилингваль гимназиясендә узды.
Форум йомгаклары буенча укытучыларны Татарстан Республикасы мәгариф системасында намуслы хезмәтләре өчен бүләкләү тантанасы булды. Аларга мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары, шулай ук форумны оештыручыларкыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.