Россия Мәгариф министрлыгы «Земский учитель» программасы буенча өстәмә аңлатмалар әзерләде

2025 елның 13 августы, чәршәмбе

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгында «Авыл укытучысы» программасын гамәлгә ашырганда таянырга тиешле өстәмә рекомендацияләр әзерләделәр. Президент Владимир Путин күрсәтмәсе буенча программа 2030 елга кадәр озайтылды һәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында дәвам итәчәк. Программа авыл мәктәпләрендә вакантлы урыннар санын киметү һәм авыл укытучыларының социаль статусын күтәрүгә юнәлтелгән. Аның кысаларында укытучы хезмәт шартнамәсе төзелгән көннән алып 5 ел дәвамында хезмәт вазыйфаларын башкарырга тиеш. Шартнамә гамәлдә булу вакыты узгач, укытучы эш урынын алыштырырга яки программада башка төбәктә катнашырга мөмкин.

Төбәкләр тарафыннан социаль гарантияләр һәм программаны гамәлгә ашыру шартлары бозылган очракта, аңлатма сорап Россия Мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International