Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Казанның Совет районында урнашкан «Лето» торак комплексында - 1224 урынга исәпләнгән яңа гомумбелем бирү мәктәбенең проект документациясенә туры килүен тикшерә.
Уку йорты агымдагы елның февралендә төзелә башлады. Бина өч катлы, укыту кабинетлары, шул исәптән татар һәм чит телләр сыйныфлары, озынайтылган көн төркемнәре өчен биш уен бүлмәсе, логопед кабинеты, башлангыч сыйныфлар, рекреацияләр һәм бәдрәфләр һ.б.лар бар.
Шулай ук һәр катта укытучылар өчен бүлмәләр һәм мәдәни чаралар уздыру өчен актлар залы каралган.
ТРРәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә илкүләм проект кысаларында мәктәпләр төзү һәм ремонтлау, укытучыларның квалификациясен күтәрү, укытуның яңа методикаларын кертү һәм уңайлы белем бирү тирәлеге формалаштыру буенча чаралар гамәлгә ашырыла.