Татарстанда төрле өлкәләрдә социаль объектларны актив төзү дәвам итә. Мәгариф өлкәсендә 13 объект төзелә, шуларның 8е - мәктәпләр. Бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте, аның сүзләрен Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте китерә.
Мәктәпләрдә төзелеш-монтаж эшләре 78%ка үтәлгән. Биш балалар бакчасы 51% әзерлек стадиясендә.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә 53 объект төзелә. Шулар арасында 47 фельдшер-акушерлык пункты бар, аларның әзерлеге 90% ка җиткән, ә сәламәтлек саклауның башка алты объекты - 74% әзер.
Яшьләр эшләре министрлыгы программалары кысаларында 11 объект төзелә. Хисап чорында Яшел Үзән районында бер объект тапшырылган.
Республика программасына керә торган 8 балаларны савыктыру лагере 46%ка төзелеп беткән.