«Укытучы эше абруйлы булырга тиеш»: Рөстәм Миңнеханов яшь педагоглар белән аралашты

2025 елның 16 августы, шимбә

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың яшь укытучылары һәм галимнәре белән очрашты. Яшь укытучыларга нинди ярдәм чаралары кирәк, нинди фәнни юнәлешләр иң актуаль булып кала һәм Рөстәм Миңнеханов хз тормышында кемнең төп остаз булуы турында "Татар-информ" репортажында.

Бүген Татарстан Рәисе Р. Миңнеханов КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында булды. Яшь укытучылар һәм галимнәр белән очрашу алдыннан ул яңа "Белем" мәгариф музеен карады.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән бергә, ул музей күргәзмәсен карады. Күргәзмә Татарстанда урта гасырлардан алып безнең көннәргә кадәр мәгарифнең үсешен чагылдыра.

Миңнеханов музейга Пушкин һәм Еники китапларын бүләк итте.

Музей белән танышканнан соң, Миңнеханов актлар залында яшь укытучылар һәм галимнәр белән очрашты.

Анда ул үзенең төп остазлары турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, хәлиткеч рольләрнең берсен Татарстанның беренче Президенты - ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев уйнаган. Яшь укытучылар һәм галмнәр аңа үзләрен кызыксындырган һәм борчыган сорауларны бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International