Россия Мәгариф министрлыгы Россия «Знание» җәмгыяте белән берлектә 12 августта «Россиянең иң күп укый торган мәктәбе» һәм «Россиянең иң яхшы мәктәп укытучы-китапханәчесе» Бөтенроссия конкурсларына гаризалар кабул итә башлады. Чаралар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча рус теленә һәм Россия халыкларының телләренә ярдәм итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру Советы утырышы нәтиҗәләре буенча оештырылды.
Конкурсларда башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча эшчәнлек алып баручы мәктәп укытучы-китапханәчеләре һәм мәгариф оешмалары катнаша ала.
Конкурслар финалистлары 2025 елның декабрендә Мәскәүдә беренче Халыкара китапханәчеләр форумында очрашачак, анда сынаулар һәм җиңүчеләрне бүләкләү булачак.