Быел мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы 22 августта Югары Ослан районының Иннополис шәһәрендәге А.С.Попов исемендәге Технопаркта узачак.
Киңәшмәнең төп темасы - «Ценностные ориентиры современного образования»
Утырышта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре һ.б.лар катнашачак.
22 августта Рәсми Татарстан https://prav.tatarstan.ru сайтында, mon.tatarstan.ru сайтында һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсендә Иннополис шәһәренең А.С.Попов исемендәге Технопарк залыннан пленар утырышның турыдан-туры видеотрансляциясе алып барылачак.