25 августта Калугада "Профессионаллар" чемпионаты финалы старт ала. Чараның эшлекле программасы Урта һөнәри белем бирү форумы форматында узачак һәм урта һөнәри белем бирү системасы өчен төп вакыйгаларның берсе булачак. Дискуссияләр "СПО - ил икътисады локомотивы" темасы белән берләшкән. Форум программасы «Профессионаллар» Бөтенроссия һөнәри осталык чемпионатының сайтында басылып чыкты.
Чарада Россиянең барлык 89 төбәгеннән- көллият һәм техникум укытучылары, мәгариф өлкәсе экспертлары, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, хакимият органнары һәм бизнес-берләшмәләр вәкилләре катнашачак.
26 августта Урта һөнәри белем бирү форумы кысаларында мәгариф өлкәсендә дәүләт идарәсен гамәлгә ашыручы РФ субъектларының башкарма органнары җитәкчеләре белән Бөтенроссия август киңәшмәсе узачак. Катнашучылар урта һөнәри белем бирү системасын үстерү векторлары, урта һөнәри белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте, шул исәптән хезмәт базары фаразы нигезендә кадрлар әзерләүне синхронлаштыру, урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең эчтәлеген һәм сыйфатын бәяләү, студентларны гомуми белем бирү әзерлеге, һөнәри юнәлеш бирү, конкурслар, партнерлык программалары һәм агарту проектлары турында фикер алышачак.
Форумга сылтама буенча теркәлергә мөмкин.