2025 елның 12 августында Б. Урманче исемендәге 2 нче гимназия базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «2025 елда төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре» темасы буенча коллегиясе булды. Чара Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин рәислегендә узды.
Коллегиядә министрлык әгъзалары, мәгариф идарәсенең муниципаль органнары җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары, дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру мәсьәләләрен алып баручы, министрлык һәм республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәге хезмәткәрләре катнашты.
Чара азагында алдынгы укытучыларны, мәгариф оешмалары җитәкчеләрен, шулай ук мәгариф идарәсе муниципаль органнары җитәкчеләрен һәм белгечләрен бүләкләү тантанасы булды.