ТР Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары һәм Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Рубежный шәһәренең 2нче мәктәбендә булды, анда ремонт эшләре берү алдында тора. Татарстан подрядчысы көче белән башкарылган реконструкция бер елэчендә башкарылды һәм учреждениенең барлык төп биналарын колачлады. Бу хакта ТР да "Бердәм Россия" партиясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ремонт барышында уку кабинетлары, спорт заллары, бинаның фасады, химия һәм биологиянең махсуслаштырылган класслары, шулай ук актлар залы яңартылды. Мәктәпнең төп холлын хәзер сәнгать паннолары бизи.
Илнур Гарипов әйтүенчә, бер ел элек монда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе узган, ул вакытта балаларга портфельләр һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырганнар.
Гарипов белән бергә мәктәпне Татарстан вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин, «Бердәм Россия» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хәҗипов һәм делегациянең башка вәкилләре карады.